+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2019, 17:54

Нәфыйков Ранис Сәяхетдин улы

Батырша-Кыбау авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез

Нәфыйков Ранис Сәяхетдин улын 55 яшьлек матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сине олы бәйрәмең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Бу гомерләр, искән җилләр кебек, сизелмичә үтеп китәләр. Гомер юлларында, бәхет теләп, гел елмайсын якты иртәләр. Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын әле озак еллар кунак булып җирдә йөрергә.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Рәзинә, улың Рабис, кызың Лиана, киленең Зөлфия, киявең Ильфир, оныкларың Рөстәм, Радим, Виктория.
Читайте нас: