+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2019, 17:39

Гайсина Фәнүзә Шәрифулла кызы

Хозур табигатьле Архангель районында туып-үсеп,

бәрәкәтле Бүздәк җирен икенче туган ягыдай кабул иткән, Иске Сабай авылында үрнәкле гомер кичерүче әниебез, нәнәебез Гайсина Фәнүзә Шәрифулла кызын матур гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз.
Әниебез, туган көнең, сиңа бүген 85! Безнең өчен син һаман да яшь, һаман да матур килеш! Көн яктыра елмайганда, карашы аның нурлы. Һәммәбезгә сөю белән олы йөрәге тулы! Баштан сыйпый акрын гына сөялләнгән куллары. Җанга тыныч шул кулларның назларын тоюлары. Бүген синең туган көнең, бәйрәм безнең күңелдә! Якты кояш нурын сипсен синең тормыш күгеңдә. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым», дип өзелеп торучы кадерле кешебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез.
Улың Раил, киленең Фәйрүзә, оныкларың Гөлназ, Руслан.
Читайте нас: