+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2019, 12:42

Сакаева Зөһрә Иргали кызы

Ахун авылында яшәүче кадерле

әниебез, сөекле нәнәебез Сакаева Зөһрә Иргали кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез, һәрчак шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, яхшы киңәшче, таяныч булып кал. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Туган көнең —юбилеең күңелгә нур өстәсен. Синең һәрбер туар көнең сипсен бәхет көлтәсен. Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек синең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгең, без калабыз шушы теләктә. Күңелеңә җыйган яхшылыклар изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең, онык-оныкаларың, бүләң.
***
Ахун авылында яшәүче кадерле күршебез Сакаева Зөһрә Иргали кызын матур юбилее—70 яше тулу белән кайнар котлыйбыз.
Ул гомере буе чәчәкләр ярата, өе дә, бакчасы да соклангыч чәчәк- гөлләрдән тора. Кешеләргә ярдәмчел, акыллы киңәшләрен бирә ул. Алдагы гомерең дә чәчәкләрдәй матур булсын, ныклы тазалыкта үтсен, безне сөендереп, озак яшә әле.

Иң изге теләкләр белән, күршеләрең Илдар һәм Зилә Гыймкаевлар.
Читайте нас: