+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2019, 12:57

Мамлиева Мөнирә Зәйнәгабетдин кызы

Кадерле әниебез, картәниебез

Мамлиева Мөнирә Зәйнәгабетдин кызын 70 яше тулу белән кайнар котлыйбыз.
Чәчәкләрдән, назлы сүздән башка табып булмый затлы бүләкне. Безнең өчен бигрәк кадерле син, бигрәк якын, бигрәк кирәкле. Күңел күгең һәрчак аяз булсын, читләп үтсен сагыш-борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, аннан кадерлерәк нәрсә бар. Картаям, дип һич тә кайгырма син, өлкәннәрдә—акыл, сабырлык. Киңәш, ярдәм кирәк булган чакта, әл дә син бар үрнәк алырлык. Безнең кайгы синең кайгы булды, безнең шатлык сөендерде сине дә. Авырлыклар булса, бергә үтеп, шатлыкларны һәрчак уртак итеп, яшик әле шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән, кызың Айсылу, киявең Саша, оныгың Салават, оныкаң Виалена.
***
Кадерле апабыз Мамлиева Мөнирә Зәйнәгабетдин кызын 70 яше тулу белән кайнар котлыйбыз.
Уйлама син олыгайдым диеп, җитмеш яшең бүген тулса да, чәчләреңә инде ак карлардай, ак энҗедәй чаллар кунса да. Мәңге кайгы күрмә, рәхәт яшә. Сәламәт бул калган елларда.

Иң изге теләкләр белән, энең Хәмзә, киленнәрең Газимә, Рәсимә, киявең Тимерҗан, сеңелең Әлфия, киявең Румил, сеңелең Хәния һәм барлык апайларың.
Читайте нас: