+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2019, 12:46

Хәбибуллина Фәния Нурулла кызы

Түреш авылында туып-үсеп,

шунда гомер кичерүче кадерле әниебез Хәбибуллина Фәния Нурулла кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерле әниебез, сине гомереңнең матур бәйрәме белән ихлас тәбриклибез. Сиңа исәнлек, бәхет, озын гомер телибез.
Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп, сөеп, назлап мине үстердең. Тормыш юлларында матур итеп яшәү өчен миңа көч бирдең. Кайчан кайтсак, ишек ачык була, каршылыйсың ачык йөз белән. Күңелләргә һәрчак рәхәт була синең әйткән җылы сүз белән.

Иң изге теләкләр белән, кызың Лена, киявең Динаф, оныкларың Ринат, Лариса, Эльза, Гүзәл, Ирек, бүләләрең Арина, Арсен, Маргарита, Назар, Даян.


***
Түреш авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле кешебез Фәния апа Хәбибуллинаны 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, тазалык, бәхетләр теләп калабыз. Ходай сиңа җан рәхәте бирсен, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын якыннарың белән озак еллар җирдә яшәргә.
Сиңа ихлас теләкләр белән, Зәйтүнә, Камил, Гөлфинә, Рәшит.
Читайте нас: