+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 гыйнвар 2019, 12:25

Әмирова Зөһрә Хәсән кызы

Кадерле әнием, нәнәебез Әмирова Зөһрә Хәсән кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Карашларың җылы яңгыр кебек, елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең чиге юк бит синең, кояш чәчкән нурлар шикелле. Киң күңелең, юмартлыгың өчен, кояшка без сине тиңлибез. Шатлык белән тулы, куанычлы, озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән, кызың Рида, оныгың Салават-Зөлфия, бүләң Булат.
***

Сабай авыл биләмәсе хакимияте коллективы хөрмәтле Әмирова Зөһрә Хәсән кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек Сезнең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгегез, без калабыз шушы теләктә. Күңелегезгә җыйган яхшылыклар изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
***
Сабай авылында яшәүче хөрмәтле Әмирова Зөһрә Хәсән кызын 90 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче кадерле кешебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Тормышта күпне күргәнсез, әмма сынмагансыз, сыгылмагансыз, нык ихтыярлы булгансыз. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны яратып яши белүегез белән үрнәксез. Чал чәчләрегез бигрәк күркәм, күзләрегездә—горур сабырлык. Ягымлы сүз, тыйнак акыл—барысы да үрнәк алырлык.
Иң изге теләкләр, зур ихтирам белән, Сабай урта мәктәбе коллективы, укучылары.
***
Хөрмәтле Әмирова Зөһрә Хәсән кызын 90 яшьлек матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кабул итегез Сез котлау сүзен, шушы булсын олы бүләкләр. Сезгә саулык, тыныч тормыш, имин гомер—безнең теләкләр. Cәламәтлек—ярты бәхет, диләр, шушы бәхет читләп үтмәсен. Күңел тынычлыгы юлдаш булсын, көннәрегезне шатлык бизәсен.

Татар тарихи-мәдәни үзәге.
Читайте нас: