+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 гыйнвар 2019, 12:31

Имашев Ильмир Риф улы

Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле кодабыз Имашев Ильмир Риф улын 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Алдагы көннәрең кояшлы, туар таңнарың нурлы булсын.Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, мул тормыш телибез. Киләчәк гомерең гел шатлык-куанычта гына үтсен, тормыш сукмаклары иминлеккә, матурлыкка илтсен. Туган көнең белән котлыйк әле, бүләк итеп алсу гөлләрне. Телик сиңа, якын итеп, киләчәктә якты көннәрне. Алда сине көтеп торсын шатлыклы, зур уңышлар. Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, бәхет бүләк итсен ал таңнар.
Иң изге теләкләр белән, кодаң Рамил, кодагыең Рузалия, балалар Рәфис, Гөлназ, Раушан һәм Салават.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле әтиебез, картәтием Имашев Ильмир Риф улын 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кояшы син безнең күгебезнең, гаилә учагының ялкыны. Иң зур хазинабыз бу дөньяда, җир шарының иң зур алтыны. Һәрчак балкыт шулай дөньябызны, бәхет нуры чәчеп күңелгә. Синең назлы карашыңны тоеп, шатлык белән яшик гомергә!
Сине яратып, улың Руслан, киленең Раушания һәм оныгың Эмиль.
Читайте нас: