+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 гыйнвар 2019, 12:44

Уены-чыны бергә

Районның күренекле мәдәният хезмәткәре, үрнәкле хатын һәм хуҗабикә, кадерле әни, назлы картәни, иң шәп кодагый Зөмәрә Кинзикиевага

Хатын-кызның яшен санамыйлар—
Хатын-кызның эшен санлыйлар.
Ир-егетләр кәләш эзләгәндә
Иң матурын аның сайлыйлар.
Ярты гасыр элек Ирек-моряк
Зөмәрәне бары сайлаган:
Бу сылуны кәләш итеп алсам,
Җырлап яшәрмен, дип уйлаган.
Ә Зөмәрә аны биюче дип,
Җегәрле дип, үзенә ир иткән.
Җырлатмаган, сәхнәдә һәм күбрәк
Үзе тирәсендә биеткән.
Җыр дип Ирек артык ныкышмаган—
Бер уй калган аның аңында:
Хатын белән тату яшәп була,
Биеп торсаң гына янында.
…Зөмәрәбез бүген түр башында—
Зур хөрмәткә лаек хатын ул.
Балалары, туганнары өчен,
Биюче ир өчен Алтын ул!

Рәүф ХӘКИМОВ.
Читайте нас: