Керфегеңдә кар бөртеге,
Иреннәреңдә.
Мин шулардан да көнләшәм
Нигәдер, нигә?
Кушымта:
Кар бөртеге, кар бөртеге
Буласым килә шул, килә.
Иреннәреңнән үбәсем, үбәсем килә.
Кушымта.
Җем-җем килә кар бөртеге
Бит очларыңда.
Эретер идем шуларны
Мин учларымда.
Кушымта.
Карлар ява, карлар ява,
Безне тирәләп.
Без дә әйләник вальска
Икәү бергәләп.
Кушымта.