Карашларың җылы яңгыр кебек, елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең чиге юк бит синең, кояш чәчкән нурлар шикелле. Киң күңелең, юмартлыгың өчен, кояшка без сине тиңлибез. Шатлык белән тулы, куанычлы, озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, кызларың, кияүләрең, онык-оныкаларың.