+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 12:54

Якупова Зимфира Ямурза кызы

Каран авылында яшәүче иң кадерле кешебез—әниебез, тормыш иптәшем Якупова Зимфира Ямурза кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Сиңа, әниебез, аяз күк йөзе, ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы-терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, мул тормышта, тынычлыкта яшәргә язсын, әниебез. Рәхмәт сиңа, кадерлебез, озак яшә, бәхетле картлык, шатлык белән гомер ит.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәдиф, балаларың Ришат-Әнүзә, Райлә-Марат, Зилә һәм оныкларың Айбулат, Нияз, Сәлимә, Илназ-Илиза, Аделина-Вильнар.
Читайте нас: