+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 12:58

Рамил Мөнәвир улы Кутузов

Кыш аеның матур бер көнендә Бүздәк районында дөньяга килеп, әлеге вакытта Кыска-Елга авылында гомер кичерүче кадерле җизнәбез Рамил Мөнәвир улы Кутузовны 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Ходай сине күңел тынычлыгыннан, картлык бәхетеннән, сәламәтлектән аермасын, аяк-кулларың сызлаусыз булсын. Алдагы елларда тормыш иптәшең Нурия апам белән матур пар булып, балалар, оныклар шатлыкларына, яхшы хәбәрләренә сөенеп, татулыкта, бәхет-шатлыкта, бер-берегезгә терәк булып, тазалыкта, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Җитмеш яшь ул—картлыкның уртасы, гомер үтте, дип уйлама. Апам исән, балаларың янда, бәхетле син, җизнәй, дөньяда. Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, рәхмәт синең ару-талу белмәс беләгеңә. Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә, юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр белән, балдызларың Әнисә, Алсу, Надя.

Читайте нас: