+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 12:43

Мөхәммәтшина Венера Бату кызы

Тугай авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, газиз әниебез, кадерле нәнәебез Мөхәммәтшина Венера Бату кызын күркәм бәйрәме—55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлап, изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерлебез! Сиңа сәламәтлекнең иң ныгы, гомернең иң озыны, бәхетнең иң зурысы насыйп булсын. Әтиебез белән парлы гомер үтеп, гаилә бәхетендә, балалар шатлыгында, оныклар куанычында яшәргә язсын. Һәр туар таңың тыныч һәм гомер юлың матур хатирәләргә бай булсын. Һәр тарафтан бары шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, уңышларга сөенеп, җан тынычлыгында яшәвеңне телибез.

Сәламәт бул, әни, озак еллар яшә, балкып торсын синең йөзләрең. Парлы гомер сиңа насыйп булсын, нурлар чәчсен һәрчак күзләрең. Котлы булсын, әни, туган көнең, матур булып атсын таңнарың! Рәхәт яшә—игелеге төшсен син үстергән һәрбер балаңның.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Мансур, балаларың Альбина, Марсель, Алия, Владимир, Ирик, Радион, киявең Булат, киленең Велина, оныкларың Амелия, Рената, Дамир.
Читайте нас: