+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 12:20

Калкаманов Фәрит Хәмит улы

Түреш авылында яшәүче безнең өчен кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, картәтиебез Калкаманов Фәрит Хәмит улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез! Син һәрвакытта безне хәстәрләп, безгә терәк булып яшисең. Сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Сабырлыгың, ярдәмчел, кешелекле, гадел булуың белән сокландырасың. Алдагы гомер юлларың да шулай мул тормышта, шатлык-сөенечләр белән үтсен. Киләчәгең бүгенгедәй якты, нурлы булсын. Күңел күгеңә кара болыт, бәла-каза керми, пар канатлы булып, балалар бәхетенә шатланып, йортыбызның нурын сүндермичә яшәргә язсын. Күркәм юбилеең көнендә без сиңа һәрвакыт шулай яшьлек мөлаемлеген ташламый, ныклы сәламәтлектә, бәхет-шатлык белән, үзеңне өзелеп яраткан балаларың, тормыш иптәшең белән бер кайгысыз, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Яшә әле бер дә бирешмичә тормыштагы усал җилләргә, яшә җирдә имәндәй нык булып, терәк булып безнең иңнәргә. Чын йөрәктән теләгән теләкләребезне кабул итеп алчы, әттәбез, матур яшә, бәхетле бул, терәк булсын сиңа әннәебез. Ходай сезгә сәламәтлек бирсен, сез булганга өебез нур сибә, киңәшчебез, олы терәгебез булып яшә, яшә әле йөзгәчә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Мәрзия, балаларың Венер-Гөлназ, Ильмир-Ләйсән, Зилия-Альмир, оныкларың Илназ, Алмаз, Тимур, Данил, оныкчыгың Карина.

Читайте нас: