+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 12:03

Арсланов Альберт Тәлгать улы

Сабай авылында туып-үсеп , хәзерге вакытта озак еллар Сабай урта мәктәбе директоры булып эшләүче Арсланов Альберт Тәлгать улын алтын юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Бүгенгедәй яшәү яменә сөенеп, зур терәк һәм киңәшче булып, тынычлыкта, сәламәтлектә, тигез, пар канатлы булып, балалар, оныкларның игелеген, шатлыкларын күреп, гомернең иң озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкның олысын, сәламәтлекнең ныклысын телибез сиңа, улыкаебыз.

Сине яратып, әтиең Тәлгать, әниең Лилия.

***

Сабай авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Арсланов Альберт Тәлгать улын 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булуын, җан тынычлыгы телибез. Гаиләбезгә терәк, барыбызга да кирәк булып, безнең дә игелек-изгелекләребезне күреп, күңел җылыбызны тоеп, озын, матур гомер кичерүеңне телибез. Гомер юлың озын-озак булсын, имин тормыш аны бизәсен. Гомерләрең бәхет белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Ирина, балаларың Алина, Арслан һәм Ренат.
Читайте нас: