+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 декабрь 2018, 18:19

Имин тусын Яңа ел!

Агымсуга тиң шул гомер, Яңа ел да килеп җитте. Шаулап-гөрләп, кайгы-шатлык белән, Эт елы да үтеп китте.

Эт этлеген итә, дисәләр дә,
Әлеге ел бик матур килде.
Вакытында яуды яңгыры да, иген уңды,
Алтын көзе дә бик коры-җылы булды.
Уңышларга иреште республикам,
Төзелешләр барды, юллар салынды.
Уңайлылыкка омтылып яшибез—
Баганаларда утлар кабынды.
Үзгәрешләр, яңалыклар булды,
Яңа башлык, яңа вазифалар булдырылды.
Киләчәктә максатка ирешер өчен,
Өметле планнар корылды.
Тик йөрәкләрне әрнетә
Башка илдәге сугышлар.
Илебез күге аяз булсын,
Тыныч атсын ал таңнар.
Алдагысына да өметләр зур—
Ачык күңелле Дуңгыз елы килә!
Байлык, муллык, бәхет елы булсын,
Иминлек алып килсен илгә.
Альмира ХӨСӘЕНОВА,
Урзайбаш авылы.
Читайте нас: