+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 декабрь 2018, 18:25

Дуңгыз елы белән, дуслар!

(уены-чыны бергә) «Һә» дигәнче Эт елы Үтеп китте бу юлы. Яхшы гына булды елы, Үткәне сизелмәде.

Киләсе ел «дуңгыз», диләр,
Дуңгыз да—әйбәт хайван.
Хайваннар начар булмыйдыр,
Алар да бит Ходайдан.


Дуңгызларны күп асрадык,
Колхоз, совхоз бар чакта.
Бөтенесен дә туйдырдык,
Калсак та үзебез артка.


Дуңгыз ите тәмле, диләр,
Үзебез ашаган юк.
Мөселманга ярамый бит,
Гөнаһасы бик тә күп.


Дуңгыз—бик тыныч хайван бит,
Ашатсаң, тавышы юк.
Ята «лечение» алып
Ләмендә «чучка» кебек.


Дуңгызлар ишле булалар,
Бала ярата алар.
Балаларга сөт күп кирәк—
Буй-сын саклап тормыйлар.


Менә нинди шәп бит дуңгыз,
Яратабыз без аны.
Елы да шәп килсен шулай,
Өметебез зур аңа.
Фәзит ГАЗИЗОВ,

Ахун авылы.

Читайте нас: