+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 декабрь 2018, 19:00

Дәүләтбаева Әнисә Хәбиәхмәт кызы

Канлы-Төркәй авылында гомер итүче кадерле әниебез, нәнәем Дәүләтбаева Әнисә Хәбиәхмәт кызын 70 яшьлек гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Безнең, туганнарыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын. Әни диеп әйтер кешең булу— нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса, уртак була, кайгыларың булса, югала. Уйлама әле, олыгаям, диеп, шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, улың Әлфис, киленең Гөлнара, оныгың Марсель.

Уфа шәһәре.

***

Канлы-Төркәй авылында гомер итүче хөрмәтле кодагыебыз Дәүләтбаева Әнисә Хәбиәхмәт кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп, туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән озын гомер үтеп яшәвеңне генә телибез. Гомер юлың озын-озак булсын, имин тормыш аны бизәсен. Калган гомерең бәхет белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен. Гомерләр бит—бары бер мизгел, кадерләрен кирәк белергә. Кодаларың янәшәңдә булу—үзе бәхет бит ул бу җирдә.

Иң изге теләкләр белән, кодаң Миргали, кодагыең Зөһрә һәм балалар.
Читайте нас: