+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 декабрь 2018, 17:16

Радий Хәбиров рейтингта - 11нче!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров агымдагы ел нәтиҗәләре буенча губернаторлар рейтингында - 11нче урында.

Нәтиҗәләр экспертлар берләшмәсе вәкилләреннән сораштыру нигезендә ясалган. Аны “Рейтинг” үзәге үткәргән.

Аларга ярашлы, Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче урында, аннан соң Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән Тула өлкәсе җитәкчесе Алексей Дюмин килә.

Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре арасында Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Минехановтан соң, икенче баскычта тора.

— Радий Хәбиров төбәккә озакка килгән, харизмага ия һәм абруйлы сәясәтче булып күренә. Чыннан да, аның идарә итә белүе шик тудырмый. Муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә эшләү тәҗрибәсе, фән белән шөгыльләнүе, һичшиксез, моны тагы да көчәйтә, — дигән фикердә политолог Дмитрий Михайличенко.

Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: