+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2018, 17:02

Вәлиева Алина Гади кызы

Күзәй авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез Вәлиева Алина Гади кызын 80 яшьлек матур юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Әни, диеп әйтер кешең булу—нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса—уртак була, кайгыларың булса—югала. Уйлама әле, картаям, дип, шат, көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, урыннарың булсын гел түрдә. Озак яшә, бул син бәхетле, яныбызда син булганда гына табып була олы бәхетне. Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне кеше итеп, олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың һәм барлык туганнарың.
Читайте нас: