+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2018, 14:08

Уфа күгендә - төньяк балкышы!

22 декабрьдә, елның иң кыска көнендә, Уфа халкы иртәнге күктә гадәти булмаган атмосфера күренешенең шаһиты булды.

"Иртәнге сәгать 6да мин чын могҗиза шаһиты булдым: Уфа өстендә төньяк балкышы балкыды! Мөгаен, моңа ниндидер фәнни аңлатма бардыр. Тик шәхсән минем өчен бу безнең тормышта барысы да мөмкин, дигән билге булды! Беренче карашка чынга ашмаслык тоелса да", — дип язган үз битендә Башкортстан башкаласында яшәүче Татьяна Богомазова.
Төньяк балкышын кояш нурларының боз кристалларында чагылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кышкы салават күперенең өч өлеше - якты кояш, көчле салкынлык һәм дымлылык.
Урыс халык сынамышларына караганда, кыш көне салават күперенең барлыкка килүе - салкыннар һәм карның күп булачагы билгесе.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kyzyk-news/17126-ufa-halky-gadti-bulmagan-atmosfera-kreneshene-shaitlary-buldy.h...


Читайте нас: