+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2018, 17:06

Солтанова Рита Хатыйп кызы

Зур Өчтүбә авылында туып, Иске Богады авылында яшәүче кадерле, сөекле тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез Солтанова Рита Хатыйп кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, һәрчак шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, яхшы киңәшче, таяныч булып кал. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Туган көнең —юбилеең күңелгә нур өстәсен. Синең һәрбер туар көнең сипсен бәхет көлтәсен. Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек синең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгең, без калабыз шушы теләктә. Күңелеңә җыйган яхшылыклар изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Гизәр, кызларың Гөлназ, Гөлнара, Гүзәл, кияүләрең Владимир, Артур, Илшат, оныкларың Тимур, Камилла, Айдар, Самир, Камилла, Амелия.
Читайте нас: