+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2018, 13:55

140 сарыгын угрыга үзе төяп җибәргән

Дүртөйле районың Иске Солтанбәк авылында яшәүче ир полициягә гариза язарга мәҗбүр булган: ул Миякә районында яшәүче берәүне угрылыгы өчен закон буенча җавапка тарттыруны сораган.

Кеше алдап баю юлын тапкан миякәле аңардан 2016 елның апрелендә 140 баш сарык алып киткән, тиздән акчасын түләрмен дип бик ышандырган.

Авыл кешеләренә хас ышанучанлык белән, сарыклар хуҗасы аңа барлык малын төяп җибәргән. Тик менә бүгенге көнгә кадәр акчасын гына күрә алмаган...

Фото: vancats.ru сайтыннан.
Читайте нас: