+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 декабрь 2018, 17:11

Гыйльметдинов Радик Гаяз улы

Бүздәк авылында яшәүче кадерле киявебез Гыйльметдинов Радик Гаяз улын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек синең хөрмәткә. 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 көз, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда синең өчен ул гомернең җәе генә, әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк—саулык, тән сихәтлеге ул—озын гомер. Сеңелебез Гөлнур белән тигез пар булып, җан тынычлыгында, бәхетле, шатлыклы көннәр кичереп, киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. Күпме генә бәхет теләсәк тә, бик аз булыр кебек тоела. Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, шәфкатьле син һәрбер кешегә. Шуңа сине бар да яраталар, дус-ишләрең йөри килгәләп. Сау-сәламәт булып, туксанны да үткәрергә язсын бергәләп.
Иң изге теләкләр белән, Нур, Нурия һәм балалар.
Читайте нас: