+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 12:30

Туган көнең белән, Башкортстан!

Башкортстан—Республикам! Тугансың 100 ел элек. Автономияңне яулап Алгансың тәүге булып.

Советлар бар милләтләргә
Ирек вәгъдә иткән.
Татар-башкорт, бергәләшеп,
Шул юл буенча киткән.


Тарихи вакыйга булган
Автономия төзү.
Рәсәйне дә таркалудан
Туктатып калган бит ул.


Башка милләтләр өчен дә
Бу юл үрнәккә торган.
Янә 15 республика
Иреккә ия булган.


Алар төзеп үз илләрен,
Үсешкә ирешәләр.
Тиңнәргә тиң булыр өчен,
Ярдәмләшеп яшиләр.


Бер гасыр гомер эчендә
Дәһшәтле еллар үткән.
Салам түбәле өйләрдән
Космос иленә җиткән.


Муллаян Халиков безнең
Чиксез горурлыгыбыз!
Ул—үзаллылык өчен күп
Көч салган якташыбыз.


Тагы да чәчәк ат, илем,
Башкалар белән бергә.
Дус һәм тату булып яшә,
Бәхет бир һәр кешеңә!
Фәзит ГАЗИЗОВ,
Ахун авылы.
Читайте нас: