+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 12:28

Тавык шашлыгы

800 грамм тавык филесы, 200 грамм консерваланган ананас, 1 кишер, 4-5 вак помидор, 200 грамм шампиньон, 1 әфлисун, 1 бал калагы үсемлек мае, 2 шакмак махсус тәмләткеч (кош ите өчен).

Тавык филесын 2,5-3 см.лы кискәләргә, кишерне түгәрәкләп, ананасны шакмаклап турарга, гөмбәләрне урталай бүләргә.
Аерым савытта гөмбә, ананас, тавык филесе һәм кишерне болгатырга. Әфлисүн согы, үсемлек мае, тәмләткеч кушып, маринадлансын өчен, 2 сәгатькә суыткычка куярга. Маринадланган шашлыкны махсус агач таякларга ананас, гөмбә, помидорлар белән чиратлаштырып тезәргә.
Табада әзер булганчы кыздырырга.
Читайте нас: