+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 12:29

Тәмле рулет

2 шакмак махсус тәмләткеч, 6 җәем юка лаваш, 2 банка консерваланган сөләйман балыгы (лосось), 100 грамм майонез, 250 грамм яшел борчак, 1 болгар борычы, 1 кишер,1 баш суган, 1 аш калагы үсемлек мае, 100 грамм каты сыр.

Эчлек ясау: суганны шакмаклап турарга, кишерне угычтан чыгарып, икесен бергә үсемлек маенда җиңелчә кыздырып алырга.
Шакмаклап туралган борыч, яшел борчак, тәмләткеч өстәп, тагын 3 минут пешерергә. Катнашманы бүлмә температурасында суытырга.
Сырны угыч аша үткәрергә. Балыкны, яшелчәләр кушылмасын, сырны, майонезны блендерга бер төрле катнашма булганчы вакларга.
Ләвәш өстенә эчлекне тигез итеп җәяргә. Ләвәшне рулет итеп төрергә, 1 сәгатькә суыткычка куярга. Аннан үзегез теләгәнчә түгәрәк кисәкләргә бүлгәләргә була.

Читайте нас: