+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 12:31

Син—минем бәхетем

Син генә минем бәхетем, Син—минем сөйгән ярым. Шатлыгым һәм юанычым, Син—минем ышанычым.

Ходай үзе очраштырган,
Мәңгегә кавыштырган.
Безне бик бәхетле итеп,
Сабыйларыбыз туган.


Рәхәт чакта гына түгел,
Авыр чакта син—терәк.
Бәхетем син, мәхәббәтем,
Син миңа һәрчак кирәк.

Тормыш юлларыннан икәү
Барсак иде гел бергә.
Киртәләр һич очратмыйча,
Менсәк иде гел үргә.
Лена ГАЛИНА-МӨХТӘСИПОВА,
Бүздәк авылы.
Читайте нас: