+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 16:11

Шәймәрданова Зөлфия Мөнир кызы

Таллыкул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, нәнәем Шәймәрданова Зөлфия Мөнир кызын 55 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә! Котлы булсын юбилеең, бәхетләрең килсен күренеп. Куанычлар гына юлдаш булсын, яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Вәзир, Ильмир-Лилия, Айнур-Эльза, Зөлфирә-Лим, оныкаң Мәдинә.
Читайте нас: