+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 12:27

«Көртлек оясы» салаты

Моның өчен 7-8 пешкән бәрәңге, 250 грамм пешкән ит, 3 пешкән йомырка, бер тырнак сарымсак, 1 бал кашыгы майонез кирәк.

Бәрәңге белән итне озынчалап турыйсың да үсемлек маенда кыздырып аласың. Йомырканың агын шулай ук озынчалап турыйсың, барысын бергә болгатып, кош оясы формасында саласың. Йомырка сарысын изәсең, ваклап туралган сарымсак һәм майонез кушып, кош йомыркасы зурлыгындагы түгәрәкләр тәгәрәтәсең. Аларны да ояга салып, яшел тәмләткечләр белән бизәп куясың.
Читайте нас: