+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 16:17

Газизова Земфира Равил кызы

Ахун авылында яшәүче кадерле апабыз Газизова Земфира Равил кызын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә. Котлап сине туган көнең белән, юлларыңа гөлләр сибелсен, һәр яңа таң сиңа бетмәс шатлык һәм гомерлек бәхет китерсен.
Иң изге теләкләр белән, сеңелең Резеда, киявең Илдус һәм апайларың Розалина, Ильяс, Идрис.
***
Ахун авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез—тормыш иптәшем, әнием Газизова Земфира Равил кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтием белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, мул тормышта, тынычлыкта яшәргә язсын сиңа! Котлы булсын, әнкәй, туган көнең, балкып торсын һәрчак йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән үтсен иде алдагы елларың.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәзит, кызың Гөлназ.
Читайте нас: