+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2018, 16:35

Ганиева Наилә Наил кызы

Богады авылында яшәүче хөрмәтле кодагыебыз, кадерле әниебез, яраткан нәнәебез Наилә Наил кызы Ганиеваны матур юбилее—55 яше белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Хөрмәтле кодагый! Сезне олы бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар изгелеге, игелеге күреп, кодабыз Альфир Фәнил улы белән тигезлектә, мул тормышта яшәвегезне телибез.
Яраткан әниебез! Ни теләсәк тә аз булыр, син бит—безнең өчен кояш, синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, мәңге картайма, иң кадерле, газиз кешебез. Рәхмәтебез чиксез, сау-сәламәт күрсәк иде сезне гомергә. Безгә сөенеч, олы шатлык—бары әти белән күрү сезне мәңгегә бергә.
Иң изге теләкләр белән, Туймазыдан кодагыз Илшат, кодагыегыз Гүзәл Вәлиевлар, балаларыгыз Зәлия, Алсу, Руслан, Радик, оныкларыгыз Арина, Таһир.
.
Читайте нас: