+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 декабрь 2018, 12:17

Садрисламова Нурия Габделхәй кызы

Түреш авылында яшәүче кадерле әниебез, сөекле нәнәебез Садрисламова Нурия Габделхәй кызын 60 яшьлек матур юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Әнкәй дип әйтер кешең булу— нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса —уртак була, кайгыларың булса—югала. Уйлама әле картаям, дип, шат-көләч бул, сүнмә- сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Гөлшат-Илдар, Илшат-Аня, Гөлназ-Альберт, оныкларың Рәйхан, Назгөл, Салават, Рамзан, Камил.
Читайте нас: