+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2018, 13:54

Мөфтәхова Динә Мәүләү кызы

Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Мөфтәхова Динә Мәүләү кызын матур юбилее—70 яше тулу белән кайнар котлыйм.

Үзебез төзегән иркен йортта гаиләбезгә терәк, барыбызга да кирәк булып, күңел җылыбызны тоеп, балаларыбызның игелеген күреп, тигез яшәргә язсын. Рәхмәт сиңа ачык йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзләрең өчен!
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен, бәхет-шатлык озата барсыннар. Язмышлар да сиңа гел яхшылык, гел уңышлар гына язсыннар. Тормыш юлын бергә башлаганбыз, ахыргача бергә булыйк без. Балаларны сөеп, оныкларны назлап, рәхәтләнеп яши бирик без!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Раил.
***
Сөекле, газиз әнкәебез Мөфтәхова Динә Мәүләү кызын—олы юбилее, кадерле әткәебез Раил Хәби улы белән бергә тату гомер кичерүләренә 45 ел тулу белән чын күңелдән тәбриклибез. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле, сабыр, туган җанлысың син, әнкәй! Бәйрәм көнеңдә сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Киләсе таңнарың кояшлы, күңелеңдә җан тынычлыгы булсын. Гаиләбезнең, туганнарыңның һәм якыннарыңның ихтирамын тоеп яшә дә яшә әле. Әткәй белән бергәләп безне үстергәнегез, укытканыгыз, зур тормыш юлына чыгарганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Һәрвакытта булдың өйнең яме, авыр чакта безгә син терәк. Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, син бит, әнкәй, безгә бик кирәк. Әткәй белән тигез яшәгез сез, ничек матур парлап йөргәндә. Шулай бергә каршы алыгыз сез, без сагынып кайтып кергәндә.
Ихлас теләкләр белән, улыгыз Раушан, кызыгыз Гөлнара, киявегез Барис, оныкагыз Чулпан.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, газетабыз белән озак еллар хезмәттәшлек иткән хөрмәтле Мөфтәхова Динә Мәүләү кызын күркәм гомер бәйрәме—70 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Юбилеегыз—мөбәрәк, гомерегез— түгәрәк, туар таңнарыгыз—тыныч, эшләрегез уң булсын! Үткән юлыгыз матур булды, алдагысы булсын тагы да нурлырак. Ходай Сезгә сәламәтлек бирсен, шатлыкларын бирсен мулырак. Гомер юлыгыз озын булсын, бай, мул көннәр аны бизәсен. Һәр яңа көн шатлык белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен.
Ихтирам белән, редакция коллективы.
***
Кадерле апабыз Мөфтәхова Динә Мәүләү кызын матур юбилее, Раил Хәби улы белән бергә тормыш коруларына 45 ел тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз.
Аларга ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тагын бик озак еллар бергә тату гомер кичерүләрен телибез. Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын, нурлы булсын сезнең күңелегез. Сәламәтлек, шатлык белән, бер кайгысыз үтсен гомерегез. Еллар тыныч, юллар озын булсын, кояш сипсен якты нурларын. Ак бәхетләр, шатлыкларның бирсен Ходай сезгә иң-иң зурларын.
Хөрмәт белән, Бүздәк авылыннан Рәхимовлар гаиләсе.
Читайте нас: