+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2018, 12:48

Моратов Идрис Хәкимулла улы

Урманасты авылында туып-үсеп, әлеге вакытта Уртакүл авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез Моратов Идрис Хәкимулла улын 60 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерле, газиз кешебез, сиңа тормышыңда зур-зур уңышлар, исәнлек-саулык, ак бәхетләр, корычтай, нык какшамас сәламәтлек, кояш кебек озын гомер, күтәренке, яхшы кәеф, күңел тынычлыгы телибез. Туасы ал таңнар, якты иртәләр, зәңгәр күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, читләп үтсен борчу-сагышлар. Алдагы көннәреңдә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шатлык-куанычларга төренеп, дөньябызны нурга күмеп, озын-озак, исән-сау яшәргә язсын. Котлы булсын туган көнең, балкып торсын һәрчак йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән үтсен иде алдагы елларың. Синең өчен гөлләр чәчкә атсын, тыныч булсын кичең-төннәрең. Сайрар кошлар синең өчен генә багышласын иде моңлы көйләрен.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Гөлсимә, балаларың Светлана, Илдар, Розалия, Венер, Ләйсән, Илдус, Альфред, Айсылу, Фидарит, оныкларың Индира, Динар, Айсылу, Айнур, Илназ, Нияз, Илнар, Айгөл, Алмаз, Азат.
Читайте нас: