+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь 2018, 17:01

Николай Валуев алданган Башкортстан хатын-кызларына ярдәм кулы сузган

Башкортстанда яшәүче хатын-кызлар Мәскәүдә күңелсез хәлгә тарыган.

Популяр сайт аша эш табып, 30-35 яшьлек берничә хатын-кыз Мәскәүнең бер складына эшкә урнаша. Кадрлар хезмәте күрсәтүче «Голден Энерджи» фирмасы алар белән 45 көнгә хезмәт килешүе төзегән.
Әмма килешү вакыты тәмамланганнан соң, хатын-кызларгә вәгъдә ителгән хезмәт хакын түләмәгәннәр. Моннан тыш, аларны төнлә сак астында яшәгән тулай торактан урамга куып чыгарганнар.
Зыян күргәннәр арасында Стәрлетамак, Бәләбәй, Уфа, Благовар һәм Әлшәй районнары хатын-кызлары бар. Шуларның берсе — Алена Гаделшина Русия Президенты Хакимиятенә шалтырата, анда аңа Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.
“Чемоданнар һәм әйберләр белән биш хатын-кыз вәкиллеккә килде һәм безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, — дип хәбәр итте Башкортстан вәкиллегенең җәмәгатьчелек һәм якташлар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Азат Гафуров.
Без аларга вакытлыча урнашырга булыштык һәм депутатларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш иттек”.
Бу көнне Дәүләт Ддмасы депутаты, танылган Русия боксчысы Николай Валуев кабул иткән булган. Ул фирмага шалтыратып, акча түләүне таләп иткән. Аның катнашуыннан соң, фирма хатын-кызларга эш хакын җомга көнне түләргә вәгъдә иткән.
Читайте нас: