+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2018, 18:54

Тәүхетдинова Гөлүзә Наил кызы

Сөекле әниебез, хөрмәтле кодагыебыз Тәүхетдинова Гөлүзә Наил кызын алтын юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп, туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән озын гомер үтеп яшәвеңне генә телибез. Кояш кебек ачык, ягымлысың, нур чәчелә йөзеңнән. Уңганлыкны, чиксез юмартлыкны Ходай кызганмаган үзеңнән. Гомер юлың озын-озак булсын, имин тормыш аны бизәсен. Гомер юлың бәхет белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән, кодаң Алик, кодагыең Регина, кызың Гөлшат, киявең Айнур.
***
Иске Сабай авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Вознесенка авылында яшәүче кадерле туганыбыз Гөлүзә Наил кызы Тәүхетдинованы туган көне —50 яше тулу белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа дөньядагы иң зур байлык—сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшеңдә зур уңышлар, киләчәктә хәерле, озын гомер телибез. Кояш нурын сипкән чакта тулып-ташып торсын бәхетең. Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын, тормышка ашсын һәрбер теләгең.

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың исеменнән, апаң Миләүшә.
Читайте нас: