+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2018, 19:03

Фәнзирә Суфиян кызы Рамазанова

Ахун авылында гомер итүче хөрмәтле Фәнзирә Суфиян кызы Рамазанованы 80 яше тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.

Ул гомер буе авыл җиренә, аның кешеләренә гашыйк булып, көчен, тырышлыгын эшкә багышлады. Тормыш иптәше Влер Усман улы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, алар эшкә уңган, укуга сәләтле, сезнең һәм барлык нәселегезнең горурлыгы. Үкенечкә каршы, Влер абый сигез ел элек якты дөньяны ташлап китте. Көчле рухлы, кешелекле һәм кечелекле, тынгы белмәс Фәнзирә апаны балалары, оныклары, туруннары һәрьяклап сөендереп торалар.
Аны зур бәйрәме белән ихлас котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы мизгелләрегез хәерле-мөбәрәк, бәхетле-шатлыклы килсен, Ходай әлеге зиһен сәләтеннән, сихәт-сәламәтлектән аермасын. Сабыр холыклы, уңган кадерлебезгә күңел тынычлыгы, озын гомер телибез, кайгы-хәсрәт күрмичә, балалар, оныклар, туганнар җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын. Күпме булса җирдә изге теләк, без телибез сиңа барын да. Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын туган көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән, Роберт, Лилия, Рәфис һәм аларның гаиләләре.
Читайте нас: