+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2018, 18:49

Дистанова Роза Нуриәхмәт кызы

Кыска-Елга авылында яшәүче кадерле, сөекле, әниебез, нәнәебез, зур нәнәебез Дистанова Роза Нуриәхмәт кызын 80 яше тулу уңаеннан чын күңелдән ихлас тәбриклибез.

Кадерлебезгә йөрәк түреннән чыккан сүзләрне, теләгән теләкләрне җырларга да, шигырь юлларына салсаң да әйтеп бетерерлек түгел. Әнкәебез, юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Дөньядагы бөтен яхшылыкны олы йөрәгеңә сыйдыруың, бөтенебезгә дә хәстәрлекле булганың өчен зур рәхмәтлебез. Ходай сине саулыктан, күңел тынычлыгыннан аермасын. Киләчәктә дә безгә акыллы киңәшләреңне биреп, балаларыңның изгелеген күреп, ихтирамын тоеп яшә. Бәрәкәтле, имин тормышта фәрештәләр сиңа һәрчак юлдаш булсын. Әнкәй, дип әйтер кешең булу—нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса—уртак була, кайгыларың булса—югала. Уйлама әле картаям, диеп, шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Җиргә кояш ничек кирәк булса. Син дә, әни, кирәк бит безгә. Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне кеше итеп, олы рәхмәт барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән, улың Рузил, киленең Миңлегөл, оныкларың Руслан, Марсель, Эльвина, бүләләрең Ангелина, Вадим.
***
Кыска-Елга авылында яшәүче хөрмәтле кодагыем Дистанова Роза Нуриәхмәт кызын 80 яше тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйм.
Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Еллар тыныч, юллар озын булсын, кояш сипсен якты нурларын. Ак бәхетләр, сөенеч-шатлыкларның бирсен Ходай сиңа иң-иң зурларын.
Иң изге теләкләр, зур ихтирам белән, Туймазы районы Үрмәкәй авылыннан кодагыең Тәрҗимә.
Читайте нас: