+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2018, 18:42

Диникиева Венера Муса кызы

Түреш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан нәнәебез Диникиева Венера Муса кызын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, шушы гомер бәйрәмеңдә сиңа үзебезнең чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы көннәрең кояшлы, туар таңнарың нурлы булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, мул тормыш телибез. Әтиебез белән бергә тигез, матур картлык насыйп булсын сезгә. Күпме булса җирдә изге теләк, без телибез сезгә барын да. Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын туар көнегезнең һәрбер таңында.

Сине яратып, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
***
Түреш авылында яшәүче кадерле җиңгәчәбез Диникиева Венера Муса кызын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Матур синең кылган эшләрең, изгелегең чыккан йөзеңә. Назлы кояш җылы нурын сипсен, бәхет өләшсен гел үзеңә. Еллар үтә торсын, сулар аксын, шатлык белән килсен яңасы. Без телибез алда гомерләрнең бәрәкәтле, якты, нурлысын!
Иң изге теләкләр белән, Уфадан Дилара, Рим Бикбулатовлар һәм балалар.
Читайте нас: