+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2018, 18:59

Айдарова Резеда Минислам кызы

Иске Сабай авылында яшәүче кадерлебез Айдарова Резеда Минислам кызын 55 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, якты, аяз таңнар, имин көннәр телибез. Киләчәктә балаларыңның игелеген, күңел җылысын тоеп, оныклар шатлыгына сөенеп, тормыш иптәшең белән тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Һәр көн котлап иртән кояш чыксын, һәр көн назлап җилләр иссеннәр. Яшәү матурлыгы, яме булып, көн артыннан көннәр үтсеннәр. Күңел күгең һәрчак аяз булсын, читләп үтсен сагыш, борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнар исеменнән, каенсеңелең Эльза.
Читайте нас: