+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2018, 12:09

Зарипов Айрат Хәйбрахман улы

Таллыкул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Зарипов Айрат Хәйбрахман улын күркәм юбилее—50 яше тулу белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез! Син һәрвакытта безне хәстәрләп, безгә терәк булып яшисең. Сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Сабырлыгың, ярдәмчел, кешелекле, гадел булуың белән сокландырасың. Алдагы гомер юлларың да шулай мул тормышта, шатлык, сөенечләр белән үтсен. Киләчәгең бүгенгедәй якты, нурлы булсын. Күңел күгеңә кара болыт, бәла-каза керми, пар канатлы булып, балалар бәхетенә шатланып, йортыбызның нурын сүндермичә яшәргә язсын. Күркәм юбилеең көнендә без сиңа һәрвакыт шулай яшьлек мөлаемлеген ташламый, ныклы сәламәтлектә, бәхет-шатлык белән, үзеңне өзелеп яраткан балаларың, тормыш иптәшең белән бер кайгысыз бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Яшә әле, бер дә бирешмичә, тормыштагы усал җилләргә, яшә җирдә имәндәй нык булып, терәк булып безнең иңнәргә. Чын йөрәктән теләгән теләкләребезне кабул итеп алчы, әттәбез, матур яшә, бәхетле бул, терәк булсын сиңа әннәбез. Ходай сезгә сәламәтлек бирсен, сез булганга өебез нур сибә. Киңәшчебез, олы терәгебез булып, яшә, яшә әле йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Галия, улларың Айнур һәм Илнур.
***
Таллыкул авылында яшәүче кадерле киявебез, җизнәбез Зарипов Айрат Хәйбрахман улын күркәм гомер бәйрәме—алтын юбилее, кызыбыз, апабыз Зарипова Галия Фән кызын туган көне белән кайнар котлыйбыз.
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетләрнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып калырга, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен. Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын, мәхәббәтегез мәңге сүнмәсен, кояш кебек балкып яшәгез, күңел гөлегез мәңге шиңмәсен. Булсын ул илле, тулсын ул илле, бәхет бизәсен якты күңелеңне. Яшәү ялкыны сүнә белмәсен, җырлап каршы ал тагы иллене.

Иң изге теләкләр белән, әтиегез Фән, әниегез Роза, апайларыгыз Гөлнара, Илшат-Алина, Анита, Илиана, Иллария.
Читайте нас: