+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2018, 13:15

Хәсәнов Заһир Хаҗгали улы

Урал авылында яшәүче кадерле әтиебез, картәтиебез Хәсәнов Заһир Хаҗгали улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Йөрәгеңнең киңлегенә сыйганбыз барыбыз да. Без бәхетле синдәй кеше булганга яныбызда. Ярдәм, киңәш кирәк чакта бар синең төпле сүзең. Күрше-тирә, дус-туганга елмаеп тора йөзең. Нык кеше син, борчуда да сынмыйсың, сыгылмыйсың. Язмыш сынаган чакларда абынып егылмыйсың. Биргәненә шөкер итеп, яшисең риза булып. Килсен алдагы елларың шатлык, бәхеткә тулып. Син бар чакта безгә рәхәт, балкып тора өй эче. Тормышны сөеп яшәргә сүнмәсен, кадерлебез, көчең. Картаям, дип һич тә кайгырма син, өлкәннәрдә—акыл-сабырлык. Киңәш, ярдәм кирәк булган чакта, әл дә син бар үрнәк алырлык. Безнең кайгы синең кайгы булды, безнең шатлык сөендерде сине дә. Авырлыклар булса, бергә үтеп, шатлыкларны һәрчак уртак итеп, яшик әле шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Таһир-Мәгъфия, оныкларың Илшат-Алия һәм Илина.
Читайте нас: