+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2018, 13:04

Хәмитова Тәкмилә Гимадислам кызы

Безнең кадерле кешебез—апам, әнием, каенанам, картәниебез Хәмитова Тәкмилә Гимадислам кызын матур гомер бәйрәме—80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Сугыш чорына һәм аннан соңгы елларга туры килгән балачагы җиңелдән булмаган аның, үз яшьтәшләре белән бергә ачлыкны да, ялангачлыкны да кичергән ул. Әтиләре сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алынып, 1943 елда Сталинград янындагы алышта башын сала. Әнисе дүрт бала белән тол кала. Сугыштан соңгы ярымятим тормышы да җиңелдән булмый, әмма үтә дә тырыш, уңган, максатчан кыз Тәклимә укуда да, эштә дә һәрчак алдынгы була. Язмыш салган авыр сынауларны да күркәм сабырлык белән кичерергә көч тапты ул. Улын бик акыллы итеп тәрбияләп үстерде. Хәзер инде Тәкмиләнең ике оныгы, өч бүләсе—аның иң зур сөенече, бәхете. Озак еллар үзе белән бергә яшәгән сеңелесе Маһира—аның таянычы да, акыллы киңәшчесе дә.
Матур юбилее көнендә кадерле кешебезгә тән сихәтлегендә, җан тынычлыгында, балалар-оныклар сөенечендә, бәхетле, озын, имин гомер телибез. Без сине бик яратабыз, синең дөньяда барлыгың белән бәхетлебез.
Сине яраткан сеңелең, улың, киленең, оныкларың һәм бүләләрең.
Читайте нас: