+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2018, 12:55

Гыймранова Рита Каррам кызы

Казаклар-Кыбау авылында яшәүче кадерле, яраткан сеңелебез Гыймранова Рита Каррам кызын матур юбилее белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз!

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, иң күркәм, асыл чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез сиңа. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Гамьле еллар, ямьле көннәр телибез чын йөрәктән! Һич кичекми чынга ашсын безнең күркәм теләкләр.

Иң изге теләкләр белән, апаларың Вера, Таня, Лена, Динә, жизнәләрең Айрат, Зиннәт һәм безнең балалар.
Читайте нас: