+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 ноябрь 2018, 13:54

Бадахшанова Рида Фәнил кызы

Якуп авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, кызым, әниебез Бадахшанова Рида Фәнил кызын 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Әниемнең туган көне бүген, бар туганнар бергә җыелган. Өебезнең иң түрендә—әнкәй, бәхетеннән күзләр чыланган! Мең рәхмәтне сиңа әйтеп үтик, үстергәнсең безне кадерләп! 55 яшькә инде җитеп, аермагансың безне бәгырьдән. Әнкәй, бәгърем, тазалык телибез, тазалык бит—үзе бер бәхет. Игелек күр балаларыңнан, оныкларың булсын зур бәхет. Озак яшә безнең белән бергә, сөендереп безне гомергә. Безнең өчен иң кадерле кеше—әниебез булып мәңгегә!
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Финар, әниең Мәгүзә, кызларың Илсөяр, Айсылу, Гөлчәчәк, кияүләрең һәм оныкларың.
Читайте нас: