+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2018, 14:08

Габдуллин Рүфәт Миннегол улы

Якуп авылында яшәүче кадерле абзыкаебыз Габдуллин Рүфәт Миннегол улын матур юбилее—80 яше тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Киң күңелле, туган җ анлы абыебызның үткән юлы күпләргә үрнәк булырлык. Ул тормышның ямен тоеп яши, кешелекле, гадел, ярдәмчел булуы белән безне сокландыра. Абыебызны кайгылар да урап үтмәде, матур итеп яшәгәндә апабыз бакыйлыкка күчте. Абыебыз кайгыны авыр кичерде, шулай да сынмады, сыгылмады, үзендә яшәргә көч тапты. Киләчәктә сәламәтлегең нык, гомерең бәхетле, яшәгән йортың ямьле, мул ризыклы булсын. Котлы булсын, абзыкай, юбилеең, якты булсын туар таңнарың. Син онытма һәрчак өзелеп торган, синең өчен янган без барын.

Иң изге теләкләр белән, Бүздәктән Фәһим, Фәнзирә, Флүзә, Уфадан Әзгать, Рамилә.
Читайте нас: