+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 ноябрь 2018, 13:05

Гафаров Альберт Әхкәм улы

Таулар авылында туып-үскән кадерле улым, тормыш иптәшем, абыебыз, әтиебез, зурәтиебез Гафаров Альберт Әхкәм улын күркәм гомер бәйрәме—алтын юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, сиңа гомернең иң озынын, бәхетләрнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып кал. Балаларыңның, якыннарыңның изгелеген, игелеген күреп, мул тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен. Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын, мәхәббәтең мәңге сүнмәсен. Кояш кебек балкып яшә, күңел гөлең мәңге шиңмәсен. Булсын ул илле, тулсын ул илле. Бәхет бизәсен якты күңелеңне, яшәү ялкыны сүнә белмәсен. Җырлап каршы ал тагы иллене.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, әниең Римма, тормыш иптәшең Гөлзия, кызың Регина, киявең Линар, энең Роберт, киленең Зөлфия, апайларың Зарина һәм бәләкәч Рәзил.
Читайте нас: