+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 октябрь 2018, 12:24

Шакирова Әнүә Тимерҗан кызы

Түреш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан нәнәебез Шакирова Әнүә Тимерҗан кызын туган көне белән кайнар котлыйбыз.

Синең изге күңелле, кешелекле, кечелекле, ярдәмчел булганыңа сокланабыз. Күрсәткән яхшылыкларыңны Ходай үзеңә йөзләтә, меңләтә кайтарса иде! Аяз күк йөзе, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал! Котлап сине туган көнең белән, юлларыңа гөлләр сибелсен. Һәр яңа таң сиңа бетмәс шатлык һәм гомерлек бәхет китерсен!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Риф, кызың Айгөл, киявең Финат, оныкларың Артур, Айсылу.
Читайте нас: