+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 октябрь 2018, 12:32

Рамилә Ризал кызы һәм Мөсәвир Мәхмүт улы Бәдертдиновлар

Безнең өчен кадерле булган әниебез, картәниебез Рамилә Ризал кызы һәм әтиебез, картәтиебез Мөсәвир Мәхмүт улы Бәдертдиновлар!

Без сезне ихлас күңелебездән шушы бәхетле көнегез— 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез.Сез булмасагыз, без дә булмас идек, сез тумасагыз, без дә тумас идек. Сезгә корычтай тазалык, күтәренке кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сезгә шушы матур бәйрәмегездә меңнәрчә рәхмәт әйтәбез. Сез дөньядагы иң затлы, иң саваплы кешеләрнең берседер, без сезне чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Рәхмәт сезгә, әти-әни, ярый әле икәү яшьлектә кавышкансыз безнең бәхеткә. Сез булганга, әти-әни, нигезебез нурлы-сөйкемле. Адашканда һәрчак юл күрсәтеп, яныгызчы йолдыз шикелле!
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларыгыз, оныкларыгыз.
***
Бүздәк авылында яшәүче кадерлеләребез—кодагыебыз Рамилә Ризал кызы һәм кодабыз Мөсәвир Мәхмүт улы Бәдертдиновларны матур юбилейлары белән кайнар котлыйбыз.
Аларга туган көннәрендә дә, киләчәктә дә җаннары тыныч, сәламәт булып, туганнары, балалары белән бергәләп, кулга-кул тотынып, пар канатлы булып алга, гомер үренә атлауларын телибез. Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын, нурлы булсын сезнең күңелегез. Сәламәтлек, шатлык белән, бер кайгысыз үтсен гомерегез. Еллар тыныч, юллар озын булсын, кояш сипсен якты нурларын. Ак бәхетләр, шатлыкларның бирсен Ходай сезгә иң-иң зурларын.

Иң изге теләкләр белән, кода-кодагыегыз Альфира һәм Ильмир.
Читайте нас: